«Тукай иленә сәяхәт»: әдәби сәгать

2015 елның 28 апреле, сишәмбе

Китапханәчеләр балаларны бөек шагыйрьнең тормышы, аның әсәрләре, әкиятләре белән таныштырды. Габдулла Тукайның шигырләре укылды, аның тормышы белән бәйле рәсемгә төшкән урыннар күрсәтелде. Зур кызыксыну белән балалар Тукай әсәрләре буенча мультфильмнар карадылар.

Балаларның Тукай әкиятләре укуы китапханәчеләрне шатландырды. Аларның яраткан әкият геройлары – Шүрәле, Былтыр, Су анасы, Кәҗә белән Сарык икәне ачыкланды.

bavly-cbs.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International