Бу кичне китапханә барлык укучылары һәм аларның ата-аналары өчен 20:00 сәгатькәчә ачык.
Кичәнең кунакларын Мальвина, Төлке Алиса, Песи Базилио, Пират һәм Каспер әдәби геройлар костюмнарында каршы алдылар.
Әкият геройлары балаларны мастер-класска алып киттеләр. Алар анда Җиңү бәйрәменә багышланган матур котлау хатлары хәзерләделәр.
Заманча бию буенча «Леди мармеладе» төркеменнән Вероника һәм Айгөл мастер-класс үткәрделәр. Алар белән бергә балалар заманча эстрада биюен өйрәнделәр. Аннары ял һәм тукланып алыр өчен “Өч кисәк ипи” хәрчәүнәсенә юл тоттылар.
Балалар шулай ук уеннар уйнадылар, бәйгенамәдә катнаштылар, һ.б.
Үзәк балалар китапханәсендә узган «Библиосумерки» акциясенә илледән артык бала килде. Китапханәчеләр балаларга яхшы кәеф бүләк иткән өчен бик шат булып калдылар.