Алар Бөек Ватан сугыш фронтовикларына – Ленинградны саклауда катнашкан Сәдрисламов Исмәгыйл Сәдрисламовичка һәм мина ыргытучы булып хезмәт иткән, Берлингача барып җиткән Хәйруллин Мотыгулла Лотфулловичка кунакка бардылар.
Китапханәчеләр аларны киләче бөек бәйрәм – Җиңү Көне белән котладылар, корычтай сәламәтлек теләп, чәчкәләр һәм татлы ризыклар бүләк иттеләр.