“Алтын Каләм” – “Золотое Перо” – 2015 XX Республика фестиваленә заявкалар кабул ителә

2015 елның 27 апреле, дүшәмбе
ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм ТР Журналистлар берлеге балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугатының “Алтын Каләм” – “Золотое Перо” – 2015 XX Республика фестиваленә заявкалар кабул итә башлау турында әлеге министрлык сайтында хәбәр бирелде.

Фестивальнең төп темалары: Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы; ТАССР оешуга 95 ел һәм ТР яңа дәүләтчелегенең 25 еллыгы; Россия Федерациясендә Әдәбият елы; Яшьләр һәм дәүләт; Яшьләр толерантлык яклы һәм экстремизмга каршы; Волонтер – үз тирәсендәге мохитне яхшыга үзгәртүче кеше; Яшьләр Интернет челтәрендә; “Алтын каләм” фестивале: узганы, бүгенгесе һәм киләчәге”.

Фестивальдә басма журналистика (рус телендә), басма журналистика (татар телендә), телевизион журналистика (татар һәм рус телләрендә), радиотапшырулар (татар һәм рус телләрендә), фотография, җәмәгатьчелек белән PR-элемтәләр (татар һәм рус телләрендә) кебек юнәлешләр бар.

Фестиваль кысаларында беренче мәртәбә “Басма матбугатта дизайн һәм верстка” исемле яңа юнәлеш гамәлгә кертелгән. Аның нәтиҗәләре буенча “Иң яхшы дизайнер-версткалаучы” номинациясендә җиңүче сайлап алыначак.

Фестивальдә катнашуга заявкалар 1 нче июньгә кадәр ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында кабул ителә. Тулырак мәгълүматны министрлык сайтында “Яшьләр сәясәте” бүлегендә фестивальнең нигезләмәсендә табарга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International