Татарстанда 20 градускача җылытачак

2015 елның 27 апреле, дүшәмбе

Чәршәмбе көнне Татарстанга күртән көткән җылы киләчәк. Көндез +20, пәнҗешәмбе 30 апрель көнне +21. Төнлә +10...+15 градус. Ләкин әлеге һава торышы озакка түгел. 1 май көнне яңгырлар башланачак, көндез +14, төнлә +6 көтелә.

27 апрель көнне Татарстанда болытлы һава булачак. Төнлә яңгыр һәм юеш кар мөмкин. Төнлә -3...+2, көндез +6...+11 градус.

28 апрель көнне алмашунычан болытлы һава. Көндез +10...+15, төнлә +1...+6.

sntat.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International