Бүгенге көндә эшкә 20 оешма чыкты. Шәһәр исполкомы хәбәр иткәнчә, юу график буенча бара. Ләкин кайбер оешмалар, мәсәлән “Йолдыз” һәм «Интербезопасность» аларга башкарырга тәкъдим ителгән эшне игътибарсыз калдырдылар.
Кичә Октябрь мәйданы юлын югач чокырларны ремонтлауга керештеләр. Шулай ук юл эшләре Һади Такташ, Пушкин, Ваһапов, Вахитов, Калинин, Сайдашев урамнарында узачак.