Бизнес үсәргә тиеш, шул исәптән ваклап сату челтәрендә җирле товар җитештерүчеләребезнең продукциясе дә артырга тиеш анысы. Тик фәкать хокукый кыр кысаларыннан чыкмыйча гына!
Әлмәт территориаль органы, кулланучылар хокукларын яклау максатыннан, хуҗалык итүче субъектларны агарту эшчәнлеге белән даими шөгыльләнеп килә. Әнә 2015 елның 21,22 апрелендә дә Әлмәт территориаль органы түбәндәге хуҗалык итүче субъектларда:
хосусый эшмәкәр Фәттаховның “Заходи”, “Рөстәм” кибетләрендә (Баулы районы);
- хосусый эшмәкәр Смоленцевның “Экономная Авоська” кибетендә (Ютазы районы);
хосусый эшмәкәр Хәбибуллинның “Моя семья” кибетендә (Ютазы районы) чаралар уздырды.