Ютазы авылының 40 яшьлек яшәүчесен 22 яшьлек Деу-Нексия транспорт чарасында бөгелмәле таптаган. “Хезмәткә дан” газетасы хәбәр иткәнчә, Нексия машинасын йөртүче тизлеген күбәйтеп, җәяүлене күрми калган. Җәяүле караңгы төсле киемдә булган.
Авария нәтиҗәсендә җәяүле яраланган һәм Бөгелмә хастаханәсенә җиткерелгән.
Юл хәрәкәте инспекторы машина йөртүчеләрне юл кагыйдәләрен бозмаска чакыра, ә җәяүлеләргә уткайтаручы элементлар йөртергә өнди.
“Хезмәткә дан”