Район башлыгы Рамил Гәтиятуллин баулылына 90-яшьлеге белән котлады

2015 елның 28 марты, шимбә

Электә балигъ булмаган концлагерь тоткыны, тыл хезмәтчесе, хезмәт ветераны Мария Павловна юбилей медальләре белән бүләкләнде.

Лаеклы ялга чыкканчы «Южный» совхозында гомуми эшчесе булып эшләде. Ветеранның гомуми стажы 40 ел.

Мария Павловна 5 бала тәрбияләп үстергән. Бүгенге көндә ул иң бай әби – Мария Ивановнада 29 онык, 20 оныгының  баласы һәм 4 оныкның баласының баласы бар.

Юбилярны район башлыгы Рамил Гәтиятуллин, башкарма комитетының җитәкче урынбасары Илмира Хөснуллина һәм якыннары, туганнары котлады. Район башлыгы ветеранга Россия Президенты В.В.Путин исеменнән котлау хатын, Җиңүнең 70 еллыгына багышланган юбилей медален һәм азык-төлек җыемын тапшырды.

Айгөл Әхмәдова тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International