Уенда районның җиде мәктәбенең төркемнәре катнашты. Укучыларга сәламләү сүзе белән яшьләр эшләре бүлегенең башлыгы Айдар Хәлиуллин, Баулы полиция бүлегенең подполковнигы Рөстәм Зәйнәгетдинов, мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары Светлана Ситдикова мөрәҗәгать иттеләр.
Уенның тантаналы ачылуы вакытында “Аҗаган” Җиңүнең 70 еллыгына багышланганын әйтеп киттеләр.
“Аҗаган”да катнашыр өчен яхшы физик хәзерләнгән , зирәкле, зиһенле, тәртипле булу мөхим. Бәйгедә катнашканнар автоматны сүтү-җыю, Ватан һәм Рус Армия тарихын белү буенча бәйгенамә, “Туры атучы” кебек биремнәр үтәргә тиешләр иде.
Уен нәтиҗәләре буенча 1нче урынны 5нче санлы мәктәп яулап алды, икенче урынга – 2нче санлы мәктәп, өченче урынга – Александровка мәктәбе лаек булдылар. Уенның җиңүчесе “Аҗаган”ның зональ этабында Баулы районын тәкъдим итәчәк. Этап 9 район катнашында безнең шәһәребездә апрель аенда узачак.
Айгөл Әхмәдова