Прокурор тикшерүе

2015 елның 27 марты, җомга

Баулы шәһәр прокуратурасы Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең  күзәтү эшчәнлеге буенча район бүлеге белән бергә “Сәүдә үзәге” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте идарәсе астындагы сату базары эшчәнлегендә янгын куркынычсызлыгы канунчылыгын башкару буенча тикшерү үткәрде.

Тикшерү барышында 2008елның 22 июлендә чыккан 122-ФЗ номеры астында “Янгын куркынычсызлыгы таләпләре буенча техник регламент”Федераль законының 1 бүлеге 91 статьясы буенча таләпләр сбозуы ачыкланды, яисә сату базарының икенче каты янгын сигнализациясенең автоматик төре белән җиһазланмаган.

Моннан башка объект норма буенча ут сүндергечләре белән тәэмин ителмәгән. Кайбер ут сүндергечләрнең паспорт һәм тәртип номерлары юк.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча прокуратура “Сәүдә үзәге” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте идарәсенең юридик шәхесенә карата административ хокук бозуы турында эш кузгатты.

Баулы шәһәр прокуратурасы.

Айгөл Әхмәдова тәрҗемәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International