87 яшьлек баулылыга медаль тапшырдылар

2015 елның 27 марты, җомга

Медальне Баулы район башлыгы Рамил Гатиятуллин тапшырды. Рәшидә апаны котлар өчен газ хезмәтеннән вәкилләр килделәр. Әлеге оешмада Рәшидә Миңнебаевна лаеклы ялга чыкканчы эшләгән.

Рәшидә апаның мәрхүм тормыш иптәше Бөек Ватан сугышында катнашкан, ләкин, кызганычка каршы, никахлашу таныклыгыннан башка бернәрсә дә сакланмаган. Аның ире Ставрополь төбәгеннән һәм фронтка аннан чакырылган. Шуңа күрә документларны торгызырга мөмкинчелек юк.

“Хезмәткз дан”

Айгөл Әхмәдова тәрҗемәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International