Анда Бөгелмә, Можга, Оренбург, Пенза, Туймазы шәһәрләреннән 2006нчы елгы балалар ярышты. Уен нәтиҗәләре буенча беренче урынны Можга шәһәренең “Луч” командасы, икенче урынны Пензаның “Дизель” командасы уенчылары алды, ә өченче урынга Туймазының “Девон” командасы лаек булды. Җиңүчеләргә кубок һәм медальләр тапшырылды. Моннан тыш, тамашачыларның мәхәббәтен яулаган 5 уенчыга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
“Иң шәп һөҗүмче” булып Можга командасы уенчысы Иван Топыркин танылды, “Иң яхшы саклаучы” исеменә Баулыдан Эдгар Шәвәлиев, ә “Иң шәп капкачы” исеменә Оренбург командасыннан Иван Черевищенко лак булды.
Уеннарга иганә ярдәмен шәхси эшмәкәр Роберт Зарипов күрсәтте.