Күбесе район бышлыгы белән очрашуга килә алмады. Сәламәтлекләре какшалу аркасында кайбер ветераннар хезмәттәшләре белән аралаша алмадылар.
Баулы техник транспорт идарәсе директоры вазифасын башкаручы Марат Шәйхетдинов әйткәнчә, очраклы кешеләр монда юк. Ветераннарның үткәннәрендә кырыс сугыш һәм тылда күрсәткән хезмәт еллары гына түгел, ә оешмада җыйган зур эш стажы.
- Сез бар булган өчен, безнең буын җирдә тыныч яшәгән өчен бик зур рәхмәт, - диде Рамил Гәтиятуллин, - Без сезне 9нчы Май көнендә узачак митингта күрербез дип өметләнәм.
Ветераннар өчен табын әзерләделәр. Чәй эчкәндә алар бер-берсе белән аралашып күңел ачтылар, үткән елларны искә төшереп алдылар.
Елена Дәүләтова, "Хезмәткә дан"
Айгөл Әхмәдова тәрҗемәсе