“Котлы булсын Нәүрүз бәйрәме!”

2015 елның 25 марты, чәршәмбе

23 март көнне, 1нче номерлы шәһәр китапханәсендә, “Здравушка” клубы членнары белән Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Китапхәнәчеләр Нәүрүз бәйрәменең тарихын сөйләп, кунакларны бәйрәм белән котладылар, яз турында шыйгерләрсөйләделәр. Бәйрәмгә көн белән төн килделәр. Нәүрүзбикә кунакларны котлап, яңа елда уңышлар, муллык, күктән яңгыр, кояштан җылылык теләде... 

Кичәдә Ралина һәм Дарина Валитовалар катнаштылар, алар шигырләр сөйләделәр һәм “Әбием” җырын башкардылар.

Нәүрүзнең бер өлеше, иң күңеллесе Карга боткасы булган. Килгән кунаклар карга боткасы ашап, күчтәнәчләр белән чәй эчеп, истәлекләр белән бүлешеп, бик күңелле итеп утырдылар.

 

bavly-cbs.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International