Бүген Россиянең мәдәният эшчеләре көне билгеләп үтелә

2015 елның 25 марты, чәршәмбе

Бүгенге көндә Баулы районының мәдәният өлкәсендә 302 кеше эшли – иҗади шәхесләр, мәдәниятне булдыручылар һәм аның иң яхшы йолаларын тугры саклаучылар.

Мәдәният эшчеләре көне кысаларында 26 март көнне Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортның кече залында бәйрәм концерты узачак. Концертта тантаналы рәвештә районыбызның мәдәният эшчеләре Татарстанның мәдәният министрының рәхмәт хатын алачаклар.

Айгөл Әхмәдова тәрҗемәсе 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International