Баулыда Шаяннар һәм Тапкырлар Клубының җиңүчесе билгеләнде

2015 елның 23 марты, дүшәмбе

Финал уенга сәхнәгә өч төркем аяк басты – “Бишенче квартал” (5нче мәктәп), “Запассыз вариант” (7нче мәктәп) һәм “Җиде аскы баулылар” (1нче мәктәп).

Фестивальнең оештыручысы “Яшьләр дөньясы» Күптармаклы яшьләр үзәге. Уенның жюри составына Светлана Ситдикова (мәгариф бүлегенең башлыгы урынбасары), Руслан Хәлфиев (ҖЧҖ “Баулы ТТИ”ның яшьләр җитәкчесе), Әмир Фахрутдинов (ЦППД НГТИ “БН”нең яшьләр җитәкчесе), Ринат Әхмәтвәлиев (ШТКның мәктәп лигасы режиссеры һәм баш мөхәррире) һәм Ләйсән Одрузова (ШТК җитәкчесе). Исап-хисап комиссиясенең әгъзасы – Айгөл Вәлиуллина. Уенны Игорь Литвинов алып барды.

Урыннар шундый тәртиптә билгеләнде:

Уенның җиңүчесе – “Запассыз вариант” төркеме (7нче мәктәп)

2 урын – “Җиде аскы баулылар” төркеме (1 нче мәктәп)

3 урын – “Бишенче квартал” төркеме (5нче мәктәп)

“ШТК әфәндесе” номинациясенә “Җиде аскы баулылар” төркеменнән Мазитов Альберт, “ШТК туташы” номинациясенә “Запассыз вариант” төркеменнән Зиннатуллина Фәридә лаек булдылар.

КЯҮ “Яшьләр дөньясы»

Айгөл Әхмәдова тәрҗемәсе 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International