ОСАГО кыйбатлана

2015 елның 23 марты, дүшәмбе

Хәзер физик шәхесләрнең җиңел автомобильләре өчен базалы тариф 3432-4118 сум тәшкил итәчәк, хәзерге көндә – 2440-2574 сум.

Аңардан башка 1 апрельдән илебезнең 11 регионында 25% кадәр территориаль коэффициент үсә, 10 регионда ул төшәчәк. Тарифлар Камчатка төбәгендә, Адыгея, Мордовия,Чувашия, Марый Эл республикаларында, Амур, Воронеж, Мурманск, Курган, Челәбе өлкәләрендә үсәчәк.

ОСАГО хакы Дагстан, Ингушетия, Тыва, Чечня, Якутия республикаларында, Байкал арты төбәгендә, Еврей үзидарәле өлкәдә, Ленинград һәм Магадан өлкәләрендә һәм “Байконур” комплексында төшәчәк.

Чыганак: auto.kazanfirst.ru

Айгөл Әхмәдова тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International