Апрель һәм май дәвамында бәйгенең этаплары ничек узганын “Россия 1” һәм “Россия 24 – Татарстан” каналларының информацион чыгарышлар сюжетларыннан карарга булачак. Бәйгедә башлангыч сыйныф укучылары катнаша ала. Үз эшләрен яшь рәссамнар яшәгән шәһәрнең яисә районның мәгариф бүлегенә җибәрәчәкләр. Май бәйрәмнәре вакытында урындагы белгечләр иң яхшы эшләрне сайлап Казанга илтәчәкләр.
Гадәттәгечә республика бәйгесенең жюри составына танылган рәссамнар, сурәтләү сәнгате укытучылары, парламент әгъзаләре, иҗтимагый оешмаларның вәкилләре керәчәкләр. Берничә мең рәсемнән өч номинациядә билгеләнүче иң яхшы эшләр сайланачак. Акцияне тантаналы рәвештә тәмамлау, җиңүчеләрне билгеләү һәм бүләкләр тапшыру майның азагында – Халыкара балаларны саклау көненә чамалана.
ИА "Татар-информ"