Баулы районында данәләп сатылучан исерткеч эчемлекләрне законлы сатуының шактый түбәнәүе күзәтелә. Ә спирт эшләнмәләрен куллануының төшүе икеле.
Бу бюджет җирле кыек салымны ким алганын аңлата, яисә социаль сорауларны һәм бюджет оешмаларда эшләүчеләргә хезмәт хакын түләүне хәл итү өчен мөхим карарлар.
- Әгәр дә берәрсенең территориясендә исерткеч эчемлекләрнең законлы сатуы кинәт төшә икән, димәк бу күренеш ике вариантны гына билгели: яисә кемдер мәйханәчене каплый, яисә урын хакимияте үз вазифасын начар үти, - диде Рамил Гәтиятуллин.
Ул дәүләт алкоголь инспекциясенә һәм полицияга исерткеч эчемлекләрне законсыз сату белән көрәш буенча өстәмә чаралар үткәрергә авыл җирлеге башлыкларына үткәрелгән эш буенча хисап бирергә кушты. Исерткеч эчемлекләрне законсыз сату факты буенча район исполкомына 5-16-40, 5-50-10 телефоннары буенча шалтырата аласыз. Аноним булып калу вәгъдә ителә.
Азат ЗИННУРОВ, "Хезмәткә дан"
Айгөл Әхмәдова тәрҗемәсе