Баулы Татарстанның иң төзекләндергән шәһәрләр исемлегендә

2015 елның 22 марты, якшәмбе

Комиссия призлы урыннарны шундый тәртиптә тезергә карар чыгарды (бәйге алты категория буенча үткәрелде):

1. Яшәүчеләре 100 меңнән артык булган шәһәрләр:

2. Халык саны 45-100 мең кеше;

3. Халык саны 30-45 мең кеше;

4. Халык саны 15-30 мең кеше

5. Кеше саны 1-15 мең булган халык яши торган пункт

6. Халык саны 1 меңнән артык булмаган

Беренче категория буенча Әлмәт, Түбән Кама һәм Яшел Үзән шәһәрләре җиңде

Икенче категория буенча – Чистай шәһәре.

Өченче категориядә Зәй һәм Азнакай шәһәрләре үсеш алган шәһәрләр булып танылдылар.

Минзәлә, Баулы һәм Буа – дүртенче категориядә җиңүгә ия булдылар.

Шәһәр тибындагы бистәләр арасында Мамадыш, Актаныш һәм Алексеевск иң яхшылардан булып танылдылар.

Татарстанның хөкүмәт дипломы архитектур-тарихи мирасны саклап калган өчен Крым-Сарай авылына бирелде. Шундый ук дипломны халыкның авылны төзекләндерүдә актив катнашканы өчен Кзыл-Яр авыл җирлеге дә алачак.

Искә төшерик, соңгы елларда Баулы һәрвакыт төзекләндерү буенча республика бәйгесенең призеры булып тора. Бу уртак җиңүгә шәһәребезнең язмышына битараф булмаган барлык баулылар үз өлешен кертәләр. 

prokazan.ru

Айгөл Әхмәдова тәрҗемәсе 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International