Баулы юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары “Куркынычсызлык фаразы” акциясен үткәрделәр

2015 елның 21 марты, шимбә

“Куркынычсызлык фаразы” Бөтенроссия социаль компаниясе кысаларында Баулы районының Дәүләт автоиспекция хезмәткәрләре һәм 1нче санлы мәктәбенең  яшь инспекторлары Баулы йөртүчеләренә һәм җәяүле йөрүчеләргә акция турында искә төшерделәр.

Укучылар шәһәр урамнарында үтеп баручыларга бозык һава көннәрендә яктылык кайтару элементларны куллануның һогынтысын аңлаттылар, юеш һәм каткан асфальт булганда тормоз юлының озынлыгы үзгәрүен сөйләделәр. Шулай ук балалар махсус информацион китапчыклар өләштеләр.

Айгөл Әхмәдова тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International