Баулыда яшәүче Юлия Мурзакаеваны 90 яше белән котладылар

2015 елның 21 марты, шимбә

Юлия Ивановна – тыл хезмәтчесе һәм хезмәт ветераны, ул юбилей медальләре белән бүлекләнде. Күп еллар ул ОРСта эшләгән, шуннан лаеклы ялга чыккан. Тулаем хезмәт стажы - 40 елдан артык. Юлия Ивановнаны тәбрикләп бүләк тапшырды “Татнефть-УРС”ның Баулы филиалының да җитәкчесе Әнис Зыяров.

Сугыш вакытында яшәү шартларын искә төшергәндә Юлия апа күз яшьләрен яшерә алмыйча сөйли:

-      Сугышкача мин Белоруссиянең Котовка авылында яшәдем. Ә немецлар безнең җирне алгач, миңа 16 яшь тулган иде, алар иптәш кызым белән мине урамда барганда тотып алдылар да бәйләп арбада район үзәгенә җиткерделәр. Аннан берничә көннән барлык куылган яшьләрне Германияга эшкә алып киттеләр. Кыен еллар, ни әйтәсең тагын...

Сугыш азагында Юлия Ивановна Германияда Татарстан солдаты Морзабай Морзакаев белән танышты. Хәрби хезмәттән чыккач та ул сөйгән ярының туган ягына Белоруссиягә кайтты. Аннары язмыш аларны Баулыга алып килде һәм моңа бер дә үкенмәделәр. Кызганычка каршы, Юлия Ивановнаның тормыш иптәше берничә ел элек вафат булды.

Юлия апаның 4 баласы, 10 оныгы һәм 10 оныкчасы бар. Алар һәрвакыт яраткан әнисенең һәм әбисенең хәлен белеп торалар.

"Хезмәткә дан" (фото редакция сайтыннан)

Айгөл Әхмәдова тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International