Бүген мөселманнар Нәүрүз бәйрәмен каршы алалар

2015 елның 21 марты, шимбә

Халыкара Нәүрәз бәйрәме 2010 елдан билгеләп үтелә. БМО календаренә яңа дата кертү тәкъдиме белән берничә илнең хөкүмәте чыгыш ясады. Ул да булса Әзербаҗан, Албания. Әфгәнстан, Македония, Һинд, Казахстан, Кыргызстан, Тәҗикстан, Төркмәнстан һәм Төркия илләре. 23 февраль көнне Генераль ассамблеясы бу илләрнең инициативасын кабул итте. Нәүрүз – Евразиянең күпчелек халыгында Яңа ел бәйрәме; шулай ук ул язның беренче көне дә, табигатьнең яңаруы да булып санала.


ИА "Татар-информ"

www.an-tat.ru фотосы

Айгөл Әхмәдова тәрҗемәсе 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International