«Минем матурлыгым очышта»

2015 елның 20 марты, җомга

Әдәбият елы уңаеннан Гаилә белән уку китапханәсе 19 мартта 5нче номерлы мәктәбенең 9-нчы сыйныф укучыларына (укутучы Галиева Г.И.) якташыбыз Ф.Яруллинның тормышына һәм иҗатына багышланган дәрес-презентация үткәрде.

Китап укучыларына, 2014-нче елда Республика балалар китапханәсендә үткәрелгән конкурста өченче урын алган «Минем матурлыгым очышта» дип аталган презентация тәкъдим ителде.

Балалар белән язучының туган авылындагы музеена виртуаль экскурсия үткәрдек. ГУ “ТАТАРКИНО” Студия “ТАН” төшергән “Полеты Фаниса Яруллина” дигән телефильмны карадык.

“Язучы турында нәрсә беләсез?” дигән викторина, “Егылмас җилкән” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясадык. Дәрестә 15 кеше катнашты.

 

bavly-cbs.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International