Дүрт баулыларга ксенон өчен хокукларыннан мәхрүм итүе яный

2015 елның 20 марты, җомга

-         “Кәсепче ксенонын” кулланганда каршы һәм уңай юл юнәлешендә баручы башка машина йөртүчеләрен һәм җәяуле йөрүчеләрен сукырайтуы ихтимал. Бу юл һәлакатенә китерергә мөмкин, - диде ЮХИДИнең Баулы бүлеге начальнигы Рәмис Гәлиев.

10 көн дәверендә Баулы инспекторлары “кәсепче ксенон” белән булган 4 машина йөртүчесен тоткарладылар. Аларга административ беркетмәләр төзелде һәм алты айдан бер елга кадәр машина йөртү хокукларыннан мәхрүм итүе яный. Лампаларны инспекторларга тапшырдылар.

Биш машина йөртүчегә фараларда зәңгәр лампалар булганга административ беркетмәләр төзеде.

“Хезмәткә дан”

Айгөл Әхмәдова тәрҗемәсе 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International