Руль артында утыручылар арасында исерек хәлдә булганнарны ачыклау рейды юл хәрәкәте инспекторлары белән регуляр үткәрелә. 2015 елның башыннан районыбызда 36 айнык булмаган йөртүчеләр теркәлгән. ЮПХ инспекторы Григорий Чернов әйткәненчә, исерек машина йөртүчеләр тәүлекнең теләгән кайсы вакытында тотылалар. Транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән өчен ел ярымнан ике елга кадәр идарә итә хокукын мәхрүм итү белән 30 мең сум күләмендә штраф яный икәнен әйтеп китү урынлы булыр.
Акция вакытында һәрбер машина йөртүчене алкотестер белән тикшерделәр. Рейд вакытында тестны 20дән артык йөртүче үтте, алар арасында исерек хәлдә булганнары ачыкланмады. Бер машина йөртүчегә куркынычсызлык каешын эләктермәгән өчен 1000 сумлык штраф язылды.
"Хезмәткә дан", Айгөл Идиятуллина фотосы
Айгөл Әхмәдова тәрҗемәсе