Ангелина Федоровна Покровск Урыстамак авылында яши. Бердәнбер улы Мәскәү шәһәрендә яши.
Сугыш вакытында Куптенеево авылында (Башкортостанның Ермәкәй районы) укытучы булып эшләгән. “Бөек Ватан сугышы елларында данлыклы хезмәт күрсәткән өчен” медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
Лаеклы ялга чыкканчы Омск шәһәрендә сәүдә өлкәсендә эшләгән. Ветеранның тулаем стажы 40 ел.
Ветеранны Совет Аппаратының җитәкчесе Ринат Хәмидуллин, исполкомның җитәкче урынбасары Илмира Хөснуллина һәм Покровск-Урыстамак авыл җирлегенең башлыгы Елена Безенова котладылар. Алар “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышына 70 ел” юбилей медален, Россия Президенты В.В.Путинның котлавын һәм азык-төлек җыелмасын тапшырдылар.
Айгөл Әхмәдова тәрҗемәсе