Акция барышында районда чаралар узачак – юл хәрәкәте куркынычсызлыгы һәм балигъ булмаган балалар белән кагыйдәләр бозу профилактикасы сораулары буенча укучылар, укытучылар коллективы белән очрашу.
Юл хәрәкәте инспекторлары транспорт оешмаларның йөртүчеләре белән очрашачаклар. 23-31 март көннәрендә машина йөртүчеләрне балалар йөртү кагыйдәләрен үтәү буенча тикшерәчәкләр.
Татарстанда ел башыннан балалар катнашы белән 64 һәлакәт теркәлгән, аларның икесе һәлак булган.
Баулы районында бала җәфа чиккән бер юл-транспорт һәлакате булган. Баланы балалар йөртү өчен шәхси җайланмасыз күчерүе ачыкланды.