“Диңгездә калганнар” – Китлар көне

2015 елның 20 марты, җомга

19 мартта Үзәк балалар китапханәсендә 6нчы санлы мәктәпнең 3нче сыйныф укучылары хайваннарның суасты дөньясы белән якынрак танышу максаты белән планетаның океаннары һәм диңгезләре буйлап мавыктыргыч сәяхәт ясадылар.

Үзләрен чын суасты сәяхәтчеләре итеп хис итәр өчен балалар күзләрен йомып диңгез тавышы астында күзаллау суасты көймәсендә су астына төштеләр. Сәяхәт вакытында алар кит, кашалот, шаян дельфиннар, тизлекле яр карлыгачлары белән таныштылар.

Аннары акваланглар киеп диңгез төбе буенча йөреп кайттылар. Юлда аларга краблар, диңгез йолдызлары һәм керпеләре, медузалар, сигезаяклар очрады. Һ.б.

Айгөл Әхмәдова тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International