Бу көнне Җир шары котыплары аша үтүче күзаллау күчәре тирәли әйләнеп, шул ук вакытта Кояш тирәли дә әйләнеп, Кояшка карата шундый торышта тора – җылылык энергиясен бирүче кояш нурлары текә экваторга төшә. Кояш көньяк ярымшардан төньяк ярымшарга күчә, һәм бу көнне барлык илләрдә дә көн вакыты төн вакытына тигез. Яз һәм көз фасылларының көн вакыты белән төн вакыты тигез булган көннәр киләсе ел фасылының астрономик башлануы булып санала.
Ике тигезкөнлек вакыт арасын тропик ел дип атала. Һәм шул ел вакыт үлчәнеше дип санала. Тропик елда чагыштырмача 365,2422 кояш тәүлеге. Нәкъ шул “чагыштырмача” сәбәпле һәр ел тигезкөнлек 6 сәгатькә алга күчеп тәүлекнең төрле вакытына туры килә.
Язгы тигезкөнлек көне күпчелек халыкларда Яңа ел башы булып санала. Иран, Әфгәнстан, Тәҗикстан, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан – Бөек Ефәк юлның барлык илләре диярлек бу табигый күренеш белән яңа елның башлануын бәйлиләр.
"Татар-информ" материаллары буенча Calend.ru
Айгөл Әхмәдова тәрҗемәсе