“Хайваннар – китаплар баһадирлары” әдәби рингы

2015 елның 20 марты, җомга

Ярышта ике төркем катнашты – “Аю балалары” һәм “Арыслан балалары”. Укучылар “Кечкенә балалар өчен хайваннар турында табышмаклар”Күнекмәләшүе вакытында табышмакларга җавап бирделәр.

“Парыңны тап” бәйгесендә һәрбер төркемгә сораулар һәм җаваплар җыемы белән өчәр карточка тараттылар. Балалар тиз арада сораудан дөрес җавапка уклар сыздылар.

“Күптәнге таныш” дигән икенче бәйгедә чараны алып баручы билгеле персонажның әйтеп киткән сүзләрен укыды, ә укучылар аны танып дөрес җавабын бирергә тиешләр иде.

“Сурәтләр тезмәсе” исемле өченче бәйгедә төркемнәр әкият персонажларын телдән әйтелгән тасвирламалары буенча тиз арада танып җавап кайтардылар.

Моннан башка “Чебеннән фильгә кадәр” бәйгесе һәм блицтурнир узды. “Аю балалары” төркеме ике балга көндәшеннән алга китеп җиңүгә иреште.

Айгөл Әхмәдова тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International