Акция уен формасында үтте – балалар разведка мәктәбе катнашучылары булды. Алар криптография нәрсә ул икәнен белделәр: фронт өчпочмакларында укучыларга баһадирлар булган пионерлар турында шифр-хатлар бирелде. Шифрларны солдатларда булган ачкычлар ярдәмендә табырга була иде. Фронтка китеп Ватанын саклаган яшь баһадирларның исемнәрен белгәч, биографияләрен ишеткәч, укучылар алкышламыча кала алмадылар. Алар Бөек Ватан сугышы вакытында яшәгән әби-бабалары тарихын белеп килергә сүз бирделәр.
Айгөл Әхмәдова тәрҗемәсе