Клуб әгъзәсе Елена Склярова Петр Ершовның биографиясе һәм иҗады белән таныштырып китте, шигырьләрен укыды.
Утырышның икенче бүлеге поэт-фронтовик Михаил Валентинович Кульчицкий иҗадына багышланды. Клуб президенты Владимир Ширкин шагыйрьнең биографиясе һәм хәрби лирикасы белән таныштырды.
Клуб җитәкчесе Дания Хисамова П.П.Ершов һәм М.В. Кульчицкий иҗатлары турында видеотасма күрсәтте. Азактан ул, 10 апрельдә “Хәтер кайтавазы” шигьри бәйгесе тәмамланганын искә төшереп китте.
Клубның киләсе утырышы 15 апрельдә узачак.
Айгөл Әхмәдова тәрҗемәсе