Баулы шәһәре прокуратурасы МКО “Контроль-исап-хисап палата”сы белән бергә Укучылар йортының эшчәнлегендә финанс канунчылыгының таләпләрен үтәү буенча тикшерү үткәрде.
Тикшерү барышында оешмада эшләүче үз хезмәт өстенлеге белән файдаланып үзләштерү максаты белән 1 млн 15 мең 496 сум акча урлаганы ачыкланды.
Прокуратура таләбе буенча тикшерү әгъзәләре, РФның 4 бүлеге 160 статьясына (үзләштерү яисә гаеплегә ышанып тапшырган зур күләмдә чит миллекне урлау)таянып җинаять эше кузгатты.
Җинаять эшенең барышы прокуратура контролендә тора.
Баулы шәһәр прокуратурасы.
Айгөл Әхмәдова тәрҗемәсе