Шуның өчен 18 март көнне Әдәбият елы кысаларында Үзәк балалар китапханәсенә “Укый белү бик әйбәт” дигән әкияти сәяхәткә 2нче санлы мәктәпнең 1 сыйныф укучылары чакырылды.
Балалар гаҗәеп шәһәргә сәяхәт ясадылар – урамнар урынына китап стеллажлары, катлар урынына – китап киштәләре, йортлар – китаплар. Һәрбер йортның үз исеме. Укучылар шәһәрдә торучылар – әдәби баһадирлар.
Балалар шулай ук уку залында булдылар, алар игътибарына күптөрле балалар журналлары, энциклопедияләр, башлангыч сыйныф укучылары өчен иллюстрацияләнгән белешмә китаплары тәкъдим ителде.
Айгөл Әхмәдова тәрҗемәсе