Чәчтараш буласылары килә

2015 елның 18 марты, чәршәмбе

Беренче һөнәргә Баулыда укытсалар, маникюр мастерына укырга Казанга махсус курсларга барырга туры киләчәк. Хәзер Бөгелмәдә сакчы һөнәренә укыталар, ә Баулыда тиздән разведка скважиналар бораулаучы ярдәмчесенә укыта башлаячаклар. Мәшгульлек үзәгендә бухгалтерлар, пешекчелэр, ЭВМ операторлары курслары туплана, аларны шәһәребезнен аграр колледжында укытачаклар. Эшсезлек буенча исәптә торучыларга уку һәм эшкә рөхсәт алуга медицина тикшеруе - бушлай. Аларга, өч ай дәвамында эшкә урнашу шарты белән, стипендия һәм айлык ярдәм түләнә.

Хэзерге вакытта үзәктә 250 кеше исәптә тора, аларның 161е - хатын-кызлар. Районда эшсезлек дәрәҗәсе - 1,42 процент.

        

“Хезмәткә дан”

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International