Быел әлеге бәйге Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлап уздырыла. Шуңа күрә номинацияләр тематикасы түбәндәгечә: “Бөек Җиңүгә 70 ел. Хатирәләр яңара...”, “Җиңү өчен рәхмәт, бабай” шигырьләр бәйгесе. Конкурска өлкән кеше турында очерклар, хикәяләр, эссе, мәкаләләр, иншалар, видеороликлар, компьютер презентацияләре юлларга була. Материалларны Пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсенә март ахырына кадәр китерергә кирәк.
“Хезмәткә дан”