Полиция бүлегеннән “Хезмәткә дан” газетасына хәбәр итүләренчә, урлашуның бер очрагы дәвалау учреждениесендә булган. Угры акча һәм банк карточкасы салынган сумканы урлаган. Картада пин-код язылганлыктан, ул банкоматтан акча да алган. Шикләнелүче - Октябрьский кешесе, урлашкан өчен берничә тапкыр хөкем ителгән булган. Ике атна эчендә ул туган шәһәрендә дә 4 тапкыр урлашкан. Шикләнелүче бинага ирекле рәвештә үтеп керү мөмкинлеге булган җирләрдә “эш иткән”. Аңа карата җинаять эше кузгатылган.
“Хезмәткә дан”