Бу көнне районыбызның 13 авыл җирлеге халкы туган авылларын төзекләндерүгә — юлларны ремонтлауга, зиратларны тезекләндерүгә, урамнарны яшелләндерүгә, һәйкәлләрне реставрацияләүгә һәм башка максатларга акча бирү-бирмәүне хәл иттеләр. Исегезгә төшерәбез, халыктан җыелган һәр сумга республика бюджетыннан дүрт сум өстәлә. Референдумнарның ничек узганлыгын “Хезмәткә дан” газетасының җомга саныннан укып белерсез.
“Хезмәткә дан”