Күптән түгел Пензада ветераннар арасында җиңел атлетика буенча Россия кышкы чемпионаты уткәрелде. Нефтьче Виктор Мельников 200 һәм 60 метрга йөгерүдә икенче һәм өченче урын алган, ә хезмәттәше Игорь Михайлов 800 һәм 1500 метрлы дистанциядә икенче булган. 1нче санлы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе укытучысы Фәнил Төхбәтуллин 800 һәм 1500 метрга йөгерүдә беренче урынга лаек булган. Сүз уңаеннан, Виктор Мельников октябрь аенда Франциягә Ницца шәһәренә ветераннарның Европа уеннарына барачак.
“Хезмәткә дан”