Узган атнада 245 баулылы, респиратор вируслы инфекциядән зыян күрү аркасында, хастаханәгә мөрәжәгать иткән. Аларның 189ы - 14 яшькә кадәрге балалар. Чагыштыру өчен: аннан алдагы атнада ОРВИ диагнозы 375 баулылыга куелган булган (272се - балалар).
Грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны чикне узу белән бәйле рәвештә, шәһәрнең кайбер сыйныфлары карантинга ябыла. Мәгариф бүлеге мәгълүматларына караганда, 6нчы мәктәптә 4-6 мартта - 4Б һәм 7Б сыйныфлары, 2-5 мартта 2А сыйныфы карантинда булган. 11-14 мартта 5нче мәктәптәге - 1А, 2Б һәм 5нче, Знче мәктәптәге 4А һәм 2А сыйныфларның дәресләре булмаячак.
“Хезмәткә дан”