Баулы укучылары ветеранга кунакка барган

2015 елның 18 марты, чәршәмбе

5-7нче сыйныф егет һәм кызлары тыл ветераннарына тимурчылык ярдәме күрсәткән, ә 8-нче сыйныф укучылары сугышта һәлак булган авылдашлары истәлегенә куелган обелискны кардан чистарткан.

Әлеге акциядән 10-нчы сыйныф укучылары да читтә калмаган, алар Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган плакатлар ясап, Кызылъяр авылының төрле урыннарына (мәсәлән, кибетләргә) беркетеп чыкканнар.

11-нче сыйныф егетләре һәм кызлары Уба авылында яшәүче сугыш ветераны Фаразетдин Камалтдинов абыйның хәлен белергә барган. Ветеран истәлекләре белән уртаклашкан, фотоларын күрсәткән.

Фотосурәтләр Кызылъяр мәктәбе архивыннан.

 

"Хезмәткә дан"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International