Матам көнне дәүләт әләмнәре төшереләчәк һәм күңел ачу чаралары гамәлдән чыгарылачак. Республика телеканалларында тапшырулар тәртибенә үзгәртүләр кертеләчәк.
Искә төшерик, “Адмирал” сәүдә үзегендә янгын 11 март көнне булды. Соңгы мәгълүматларга караганда, өемнәр астыннан коткаручылар 16 үлгән кешене чыгарганнар, алар арасында ТРның МЧС хезмәткәре дә бар. МЧС хәбәр иткәнчә, янган сәүдә үзәгенең фасадын демонтаж эше тәмамланды, эзләү-коткару эшләре дәвам итә.
Чыганак: kazan.aif.ru, mchs.tatarstan.ru