Иртән сәгать 7:30 Баулы-Потап-Томбарлы юлының 4нче километрында өч транспорт чарасы, ә 7:41 Баулы-Фоминовка юлының 5нче километрында ике юл чарасы бәрелештеләр. Җәрәхәтләнүчеләр юк.
Шул ук көнне 11:25 Мәскәү-Челәбе автотрассасының 1280нче километрында 70 яшьлек баулылы икенче дәрәҗәдәге юлдан баш юлга чыгып килгәндә Лада-Приора транспорт чарасына юл бирмәү аркасында бәрелеш барлыкка килгән. Приора автомобиле белән Энгельс шәһәренең 30 яшьлек яшәүчесе идарә иткән.
Юл һәлакате нәтиҗәсендә 52 яшьлек Приора пассажиры төрле дәрәҗәле авырлыкта тән җәрәхәтләре алды. Юл хәрәкәтендә катнашучыларга МЧС искә төшертә: юлда куелган йөрү тәртибенең кагыйдәләрен сакларга. Нинди дә булса бәла очрагында ашыгыч хезмәт чакыруның бердәм “112” номерына стационар яисә мобиль телефоннардан тәүлек буена бушка шалтыратырга була.