20 мәктәп укучысына тантаналы шартларда Россия Федерация гражданы паспорты тапшырылды

2015 елның 13 марты, җомга

Чарада катнашучылар алдында 2 нче санлы мәктәп укучылары Бөек җиңүгә багышланган   бай ичтәлекле монтаж күрсәттеләр.

Баулы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмира Илдус кызы  Хуснуллина яшьүсмерләрне җылы котлады һәм паспортлар тапшырды. Яшь гражданнар эчке эшләр министрлыгының мактаулы ветераны, Баулы районы ветераннар Советы рәисе урынбасары Әнвәрт Фатих улы Галиакберовтан да котлау сүзләре кабул иттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International