Баулы районы башлыгы Халыкара хатын-кызлар көне белән котлый

2015 елның 8 марты, якшәмбе

Язның беренче бəйрəме – барлык гүзəл затларыбызга рəхмəт белдерү өчен яхшы бер форсат. Татарстанда гаилə кыйммəтлəренə зур игътибар бирелə. Балалар бакчалары төзү программасы – шуның ачык мисалы. Бернəрсəгə дə карамастан, ана һəм балага социаль ярдəм чаралары киметелми, ана капиталы да ел саен индексациялəнə.

Хөрмəтле һəм кадерле хатын-кызларыбыз!

Сез гаилə учагын саклыйсыз, ир-атларга илһам бирəсез, кыен вакытларда ярдəмгə килəсез. Чын күңелемнəн сезне Халыкара хатын-кызлар көне белəн тəбрик итəм! Иртəгəге көнгə ышанычыгыз югалмасын, күңел түрегездəге хыялларыгыз тормышка ашсын, гаилəгездə үзара аңлашу булсын! Сезгə ныклы сəламəтлек, бəхет һəм иминлек, эшегездə уңышлар һəм язгы кəефлəр телим!


Рамил ГАТИЯТУЛЛИН, Баулы муниципаль районы башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International