"Әдәбият сулышы", "Кафе поэзии" исеме астында китап күргәзмәләре ясалды. Килгән кунакларга "Читать не вредно" дигән презентация күрсәтелде. Кичәне Эльвира Хәкимовна шигырь юллары белән башлап җибәрде. Тумбарлы авыл җирлеге башлыгы Шәйдуллина Әдибә Мөдәрисовна әдәбиятнең бай, матур, һәркемгә дә кирәк икәнен искәртеп үтте, бар кешегә дә китап укырга киңәш итте. Кичәнең икенче өлеше "Әдәби сукмаклар буйлап" дип исемләнгә викторина белән дәвам итте. Викторина 4 команда: 8, 9, 10, 11 нче сыйныф укучылары катнашты.
Укучылар татар һәм рус язучыларының иҗаты, тормыш юлы белән бәйле соруларга,табышмакларга җавап бирделәр, шигырь юлларын дәвам иттеләр. Викторина музыкаль һәм театраль тәнәфес белән аралашып барды. 4 сыйныф укучылары Муса Җәлилнең "Ана" шигырен, Һ.Такташның "Тәүфыйклы песи" әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Климина Лола күңелле җырларын бүләк итте. 8 сыйныф укучысы Шаймарданов Илсур М.Җәлилнең "Бүреләр" шигырен күңелләргә үтеп керерлек итеп укыды. Кичә бүләкләүләр, истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.
Кичәдә 35 кеше катнашты. 7 китап бирелде.