“Тиңе булмас кыйммәт мирас”: Баулы үзәк китапханәдә Әдәбият елын ачу чарасы үзды

2015 елның 27 феврале, җомга
Быел 2015 ел Россия Федерациясендә Әдәбият елы дип игълан ителде. Шул уңайдан 25 февраль көнне үзәк китапханәнең милли әдәбият һәм сәнгать бүлегендә, иң зур хәзинәбез китап турында “Тиңе булмас кыйммәт мирас” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булып узды. Баулы китапханәсенең якты, зур залы оештырган кичәгә “Илһам” әдәби берләшмәсе әгъзәләрен, китапханәнең иң актив укучыларын җыйды һәм шәһәрнең зыялы кешеләре.

Кичә уздырылган залның ямьле һәм оста бизәлеше тамашачыларның куңеленә бәйрәм хисе өстәде. Килгән кунакларның игътибарына “Әдәбият - рухи хәзинә”, “Яңа китаплар дөньясы” дигән китап күргәзмәләре тәкъдим ителде. Кичә талгын көй астында Баулы татар халык театры режиссеры Миргалиян Фахриев башкарыуында Г.Тукайның “Китап” шигыре белән ачылды. Экрандагы фильм-презентациядә тамашачылар бәләкәй кызчыкның әбисенә сораулар биреп бергә китапханәгә кереп кергәннәрен күрделәр. Соңыннан алар залга да килеп керделәр. Кичәне алып баручылар Рәмзия Шәрипҗанова һәм Зөхрә Мингәлимова аларга ёщм барлык тамашачыга татар китабының тарихына куз салдылар. 

Соңыннан сүз туган ягыбызның горурлыгы булган, аның абруен күтәрүдә үзләреннән зур өлеш керткән данлыклы шәхесләребез хакында барды. Флюзә Әхмәрова башкаруында якташ язучыбыз Фәнис Яруллин сузләренә язылган “Кызыл-Ярым” исемле җыр яңгырады. Китап узенең яшәешендә, хазерге замандагы роле, актуальлеге һәр вакытта ла үзенең иң якын тугры дуслары - укучылары белән кыйммәт.

Китап үзенең яшәешендә, аның хәзерге замандагы роле, актуальлеге һәр вакытта да үзенең иң якын тугры дуслары - укучылары белән кыйммәт. 2014 елда иң күп китап укучыларның исемнәре: Насыйбуллина Тәгъзимә Шагитовна, Назиманова Разия Хусаиновна, Абдуллина Сиринә Ахмадулловна, Нафикова Ләвия апа, Шарифуллин Динам Яруллович, Гаязова Фәйрүзә Муллагалиевна, Рәсимә Миннехановна белән Фатих Карамович Лотфуллиннар. Алар китап белән бүләкләнде. Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты хезмәткәре, баянчы Зәйтүн Муллаянов китапханәбезгә даими йөрегән укучыларыбызга узенең җырын бүләк итте. Айзирә Галиева Р. Ханнанов көенә язылган “Уфтанма” җырының көен скрипкада уйнап ишеттерде.

Бәйрәм кичәсе барлык килгән кунакларның күңелендә җылы хисләр калдырды. Алар бүгенге кичәне оештырган барлык китапханә хезмәткәрләренә рәхмәтләрен белдерделәр.  

 

bavly-cbs.ru

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International