Бүген эш сәфәре белән Баулы районына ТРның урман хуҗалыгы министрның беренче урынбасары Мусин Харис Гайнутдинович килде.
Ул ГКУ “Баулы урманчылыгы”ның коллективын яңа җитәкчесе Гущин Эдуард Анатольевич белән таныштырды. Элек булган урманчы Минсалимов Фәрит Миншакирович яңа эшкә күчү сәбәпле уз вазифаларын тапшырды.